Шәһри Казан

Татарстанда мәгариф слеты узачак

10 февральдән 12 нә кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә республиканың алдынгы активистлары катнашында "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлык корпусы" слеты узачак. Слет барышында Бөек Ватан сугышының тарихы белән танышырга,"Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлык корпусы" федераль проекты турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак. Әлеге чарада катнашучылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ирекле акцияне әзерләү һәм...

10 февральдән 12 нә кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә республиканың алдынгы активистлары катнашында "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлык корпусы" слеты узачак. Слет барышында Бөек Ватан сугышының тарихы белән танышырга,"Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлык корпусы" федераль проекты турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак. Әлеге чарада катнашучылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ирекле акцияне әзерләү һәм уздыру тәртибен өйрәнә, Россия Федерациясенең башка төбәкләренең тәҗрибәсе белән таныша алачак.

"Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлык корпусы" - 80 мең яшьләрдән торган федераль проект. Әлеге слетны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән "Татарстан Республикасының ирекле ярдәмчеләре" яшьләр иҗтимагый үзәге һәм "Ватан" яшьләр иҗтимагый ошемасы оештыра.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: