Шәһри Казан

Татарстанда омикрон-штамм йоктыру очраклары ачыкланмаган

Коронавирусның яңа төре, ягьни омикрон, дельта-штаммга караганда җиңелрәк формада уза һәм аннан үлеп китү очраклары азрак, дип сөйләде журналистларга Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

— Омикрон чиренең үз үзенчәлекләре бар. Бу вирус тиз йога. Ябык бинада ул дүрт тапкырга тизрәк тарала. Җиңелрәк формада үтә һәм 38 градус һәм аннан артык температура күтәрелә, тамак авырта, буыннар сызлый, борын тыгыла, - диде санитар табиб.
Авдонина билгеләп үткәнчә, омикрон чире вакцина кадатмаган һәм хроник чирләре булган, бигрәк тә диабеттан интеккән кешеләргә аеруча куркыныч тудыра.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: