Шәһри Казан

Татарстанда полиция хезмәткәре катнашындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе полиция хезмәткәре катнашындагы һәлакәттән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомство хәбәрендә әйтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, вакыйга 6 апрель көнне кич белән Казанда Островский һәм Миңнуллин урамнары киселешендә булган. Министрлык мәгълүматлары буенча, "Хендай" машинасын йөртүче полицейский ир 18 яшьлек егет идарә иткән "Мицубиси Лансер" автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән. Бу "Мицубиси" автомобиленең машина йөртүчесе һәм дүрт пассажиры. Алар барысы да хастаханәгә китерелгән.

Реклама

Булган хәл буенча хезмәт тикшерүе уздырыла. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип саналган кешене эчке эшләр органнарындагы эшеннән чыгару турындагы карарны кабул иткән. "Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуга китергән" маддә буенча (РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе "б" һәм "б" маддәсе буенча) җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: