Шәһри Казан

Татарстанда поши ана белән бала үлеменә сәбәпче булган

Һәлакәт кич Алабуга–Гари–Абалач юлының 1 чакрымында булган.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Алабуга районыдагы юлда машина каршына поши йөгереп чыккан. Һәлакәт аркасында 6 яшьлек улы белән хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге ЮХИДИнең әйдәп баручы белгече Алсу Новохатько хәбәр итте.

Реклама

Һәлакәт нәтиҗәсендә “Лада” җиңел машинасының 29 яшьлек пассажиры һәм аның 6 яшьлек улы һәлакәт урынында үлгән. “Лада” йөртүчесе имгәнгән. Аны Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Үлем очрагы кичә кич белән Алабуга– Гари–Абалач автомобиль юлының беренче чакрымында булган. “Опель” йөртүчесе Алабуга ягыннан хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул хәрәкәт тизлеген дөрес сайламаган, каршы як полосага чыккан, анда 14нче модельле “Лада” белән бәрелешкән.

Чит ил машинасын йөртүче сүзләренчә, ул юлга кинәт йөгереп чыккан поши аркасында каршы як полосага чыккан. ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Тикшерү эшләре бара”, - диде Алсу Новохатько.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 май 2019 - 16:24
    Без имени
    Урманлы жирлэргэ тизлекне тыю билгелэрен кубрэк урнаштырырга кирэк.Ажэлгэ ашыгып машина нигэ куарга,юлда бит 1 узегез генэ йермисез.Юлда бит эчкэн килеш йеручелэр,тэмэке тартып баручылар,наркотик кулланучылар да йери,сак йерегез!