Шәһри Казан

Татарстанда сабыен аракы белән агулап үтергән анага карата чара күрелә

Ваемсызлыгы аркасында баласын үтергән, ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен 29 яшьлек Римма Черкасовага карата җинаять эшен карау төгәлләнгән.

Фаразлар буенча, 2016 елның 25 сентябрендә Черкесова өендә ике айлык улын тынычландыру максатыннан баланың ашый торган шешәсендәге ризыкка берничә тапкыр аракы салып биргән. Нәтиҗәдә, сабый агуланудан үлгән.

Үзенең әлеге җинаять эшенә катышы барын Черкесова таныган, әмма Россия Конституциясенең 51маддәсе нигезендә күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Тикшерү органнары тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр җыелганлыктан эш судка тапшырылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: