Реклама
Шәригать кануннары буенча ризык җитештерүче Фәннүр Абдуллинның фермер хуҗалыгы "Хәләл" комитеты реестрына кертелде, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.
Әлеге фермер хуҗалыгы 2013 елдан эшләп килә. Фермер әйтүенә караганда, алар эре малны үзләре үстерәләр, шуңа күрә продукцияләре дә бик тәмле һәм сыйфатлы. Алга таба предприятие ярымфабрикатлар әзерләү цехын эшләтеп җибәрергә җыена.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз