Шәһри Казан

Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз коронавирустан вафат булган

1936, 1939, 1955 һәм 1968 елгы хатын-кызлар Covid-19 аркасында үлеп китте.

Реклама

Коронавирустан бер тәүлек эчендә Татарстанда дүрт хатын-кыз вафат булды. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
"Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясеннән дүрт яңа үлем очрагы теркәлгән. Үлгәннәрнең туганнарының кайгысын уртаклашабыз», - диде спикер.
Коронавирус 1936, 1939, 1955 һәм 1968 елгы хатын-кызларның гомерләрен алып китте. Вирус патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә идентификацияләнгән.
Барлыгы республикада Covid-19тан 218 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: