Шәһри Казан

Татарстанда тагын яңа өч коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган

Алар барысы да Европадан(Швейцария, Франция, Испания) кайткан кешеләр, дип хәбәр итә оператив штаб.

Хәзерге вакытта ике авыру - Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе - Яр Чаллыда дәвалана. Барысының да хәлләре канәгатьләндерерлек, температуралары юк һәм коронавируска бәйле симптомнар юк. Әлеге авырулар белән элемтәдә булган кешеләр медицина күзәтүе астында.

Реклама

Шулай ук бу хасталар белән бер рейста кайткан барча пассажирлар да табиблар тарафыннан тикшерелгән. Тиешле бар медицина ярдәме күрсәтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: