Шәһри Казан

Татарстанда уку елы башланганнан бирле, 14 укытучы һәм 4 студент коронавирус белән чирләгән

Агымдагы уку елы башыннан бирле, Татарстанда уку йортларында коронавирус белән авырып китүнең 19 очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Бездә уку елы башыннан бирле, мәгариф учреждениеләрендә коронавирус белән чирләп китүнең 19 очрак теркәлде. 14 укытучы, 4 студент һәм бер мәктәп укучысының авыруы расланган. 13 очрак буенча инде төгәл әйтеп була, алар бернинди дә куркыныч тудырмый. Ә менә хасталар белән элемтәдә булган 6 очрак буенча медицина күзәтүе бара - бу дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент ", - дип сөйләде санитар табиб.

Реклама

Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина барлык авырулар арасында балаларның бик аз булуына игътибарны юнәлтте, алар өлеше - 3,6% тәшкил итте. Шул ук вакытта 81% бала коронавирусны симптомсыз яки җиңел формада кичерә.
Белгеч сүзләренчә, COVID-19 балалар өчен зур куркыныч тудырмый.

Әгәр бер укучының авырып китүе булган очракта, ул белем алган класс укуын гадәти режимда дәвам итәчәк. Укучылар медицина күзәтүе астында булачаклар, әмма коронавирус ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүне билгеле бер симптомнар барлыкка килгән очракта гына үткәрәчәкләр, дип аңлатты Паятшина. Сыйныфта ким дигәндә өч бала чир йоктырган очракта, барлык балаларны өйләренә үзизоляцияләүгә күчерәчәкләр һәм COVID-19 ачыклау максатында да тестлар үткәрәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: