Шәһри Казан

Татарстанда урып-җыю эшенең 60%ы калып бара

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 21 август көненә республикада 589,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 40 процентын тәшкил итә, дип яза Татар-информ.

Реклама


Татарстан игенчеләре бу көнгә 2145,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,4 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды - Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч 50,3 центенр, ә Нурлат районында 50 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы кабат лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 52 процентыннан игеннәр суктырып алынган инде. Зәй игенчеләреннән Чистай һәм Апас (49ар процент) һәм Әлки районы (47 процент) да калышмый.

Башкарылган эш күләме аз булган районнар - Бөгелмә (27 процент), Тукай һәм Кама Тамагы (32шәр процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (33әр процент).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    122
    0
    0
Ночной режим