Шәһри Казан

Татарстанда урып-җыю эшенең 72 проценты төгәлләнгән

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 4 сентябрь көненә республикада 1120 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган.

Бу пландагы мәйданның 72 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3929,1 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,1 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Лениногорск районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 81 процентын төгәлләгән. Икенче урында - Чистай (80 процент), өченчедә Зәй һәм Саба районы игенчеләере (78әр процент). Кама Тамагы (54 процент), Югары Ослан (58 процент) һәм Мамадыш (62 процент) районнары - арттагы өчлектә.

Гектар уңышы буенча лидер - Зәй районы игенчеләре. Биредә һәр гектардан уртача 48,2 центнер ашлык суктырып алына.

Татар-информ

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим