Шәһри Казан

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны кими

Бүген Казанда "Сезнең сәламәтлегегез - Россиянең киләчәге" милли проекты кысаларында, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көне үтте.

Реклама

Аның максаты - йөрәк-кан тамырлары авыруларын мөмкин кадәр алданрак ачыклау һәм халыкның үз сәламәтлегенә игътибарын арттыру. Аерым алганда, проект дислипидемия, ягъни матдаләр алмашы бозылу нәтиҗәсендә кандагы холестерин дәрәҗәсе арту проблемасына юнәлтелгән. Әгәр статистика мәгълүматларына карасак, Россия халкының 50 проценттан артыгында холестеринның гомуми дәрәҗәсе нормадан югарырак, шул ук вакытта аларның 80 проценты үзләренең холестерин дәрәҗәсен белми. Шуңа күрә әлеге проектның актуальлеге бәхәссез. Кеше үз сәламәтлегенә никадәр күбрәк игътибар итсә, авыруларны да шуның кадәр тизрәк ачыклап булачак. Тикшеренүләр кешедә бер яки берничә фактор (тәмәке тарту, югары кан басымы, шикәр авыруы, холестерин дәрәҗәсе арту һәм симерү) булган очракта, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлү куркынычы булуын дәлилләгән.

"Сезнең сәламәтлегегез - Россиянең киләчәге" проекты артериаль гипертония буенча Россия медицина җәмгыяте тәкъдиме белән сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты ярдәмендә эшли башлады.

Әлеге проектка 2011 елда нигез салынган иде. Социаль проект табибларга гына түгел, ә авыруларга да юнәлтелгән булырга тиеш, дигән карарга килдек. 2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә, без әлеге авырулардан үлүчеләр саны кимүен күрәбез. Россиядәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, Татарстанда бу саннар кимрәк тә әле. 100 мең халыкка 601 очрак туры килә. Без максатка ирештек, әмма моның белән генә тукталып калырга уйламыйбыз. АКШ һәм Европада бу күрсәткечләр - 100 мең халыкка 250-300 очрак. Без дә әнә шуңа омтылабыз, - диде Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Ирина Чазова.

Бу теманы тулырак яктырткан язманы "Шәһри Казан" сайтыннан алдагы көннәрдә укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 май 2018 - 17:00
    «Китапханә паркта» проекты старт ала Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак чаралар турында журналистларга китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев сөйләде.
    15
    0
    0
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    883
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    711
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    495
    0
    3
Ночной режим