Реклама
Яр Чаллының «Автозавод» полиция бүлегенә көндез балалар югалуы турында гариза кергән. Бу юлы 7 яшьлек Семен һәм 5 яшьлек Ваня исемле ике малай билгесез юнәлештә чыгып киткән.
22 февральдә көндезге 11:00дә өйдән урамга чыкканнар, югыйсә, әниләрен көтеп торырга тиеш булганнар.
Хокук сакчылары һәм шәһәр кешеләре югалган малайларны эзләүдә ярдәм иткән. Хәзер алар табылган һәм әти-әниләренә тапшырылган.
Моңарчы, без Яр Чаллыда "Электротехник" полиция бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган кыз бала эзләнелүе хакында язган идек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз