Шәһри Казан

Татарстанда юлда ватылып калган автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган   

Алексеевски районында трассада Казан-Азнакай автобусы ватылып калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобустагы сигез баланы коткарган.

Бу турыда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Автобуста туңучы кешеләр турында хәбәр 26 гыйнвар көнне 21.47 сәгатьтә килгән. Ярдәмгә 3 нче зона коткаручылар отряды киткән.

Реклама

Казаннан Азнакайга баручы автобус трассада ватылып калган. Автобуста 30 пассажир, шуларның сигезе бала булган. Машина йөртүче запас частьлар алырга киткән һәм ике сәгатькә югалган. Кешеләр ягылмый торган салонда туңа башлаган.

Коткаручылар аларны җылыткан, кайнар чәй эчерткән. Шул вакытка башка автобус килеп җиткән, пасажирларны күчереп утыртканнар. 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: