Шәһри Казан

Татарстанга беренче хаҗилар кайта

Иртәгә, 31 август көнне, 14.10 сәгатьтә «Казан» аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

Татарстанның төрле районнарыннан җыелган хаҗилар «ЮТэйр» авиакомпаниясе белән 230 мең сумнан башланган «Стандарт» программасы буенча сәяхәт иттеләр һәм аларның сәфәр озынлыгы 18 көннән торды. «Стандарт» программасын сайлаучылар Согуд Гарәбстанына Казан-Җиддә туп-туры рейсы белән очты. Моңардан тыш, «ДУМ РТ Хаҗ» программасы быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бәясе 125 мең сумнан башланган «Эконом» һәм 185 мең торган «Эконом-авиа» программаларын тәкъдим итте.

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие быел Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы Программасы кысаларында хаҗ кылды.

Реклама

Хаҗилар белән бергә республикабыздан 20 табиб барды. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар иде. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды.

«Стандарт» программасы буенча хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды. ДУМ РТ «Хаҗ» туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 40-49 кеше тупланды. 

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 10 сентябрьдә кайта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: