Реклама
Татарстанда яшәүче бер кеше, Яңа елның беренче көнендә лотереяга зур күләмдә акча отып, миллионер булган.
Бу хакта «Вести КАМАЗа»чыганагына нигезләнеп "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Бәхетле билет иясе 250 миллион сум күләмендә акча алачак. Җиңүчеләр арасында үзара 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде. Ул акчаның бер өлешен хәйрия максатларына тотачагын вәгъдә итте.
Фото strategya.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз