Шәһри Казан

Татарстанлы экстрасенсларга 100 меңнән артык акчасын калдырган 

Бөгелмәдә яшәүче бер хатын-кыз телетапшырудагы экстрасенслар белән элемтәгә кереп, 100 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.


Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән  "Татар-информ" хәбәр итә. 

«56 яшьлек хатын полициядә телевизордан экстрасенс ярдәме программасын күрүе турында сөйләде. Ул анда тәкъдим ителгән хезмәтләрдән файдаланырга булган һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан», – дип сөйләделәр полициядә.

Оператор үзен экстрасенс ярдәмчесе дип әйткән, ул клиентның шикаятьләрен тыңлаган. Аннан заказчының проблемалары берничә этапта хәл ителәчәк дип вәгъдә иткән. Әмма баштан алар өчен түләргә кирәклеген әйткән.

Реклама

Хатын-кызга, бозым аларга да күчмәсен өчен, якыннарына һәм туганнарына сеанслар турында хәбәр итмәскә кушканнар. Аферистлар белән бер атна аралашу эчендә хатын-кыз 105 мең сум акчасыннан колак каккан. Ә тегеләр шуннан соң элемтәгә чыкмый башлаган.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: