Шәһри Казан

Татарстанның өч егете Пермь краенда һәлак булган

Ир-атларның гәүдәләре вагон бүлмәсендә табылган.

Вахта ысулы белән эшләгән өч Татарстан егете Пермь краенда һәлак булган. Бу хактагы мәгълүмат край прокуратурасының рәсми сайтында пәйда булды.

Өч эшченең үле гәүдәсе Пермь крае Усолье районының Шишкино авылы янында көнкүреш вагонында табылган. Вахтачылар Татарстанның Тукай районыннан эшкә килгән булганнар.

Реклама

Ир-атлар үлеме факты буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрә.

«Күзәтчелек чаралары барышында эш бирүче һәм хезмәткәрләрнең хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрне үтәүләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: