Шәһри Казан

Татарстанны Мәскәү 3 ел куып җитә алмаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика вәкилләре, 6-8 июньнәрдә Санкт-Петербургта Халыкара икътисад форумында катнашып, зур уңышка ирешеп кайтты.

Петербург форумына 145 илдән делегация килгән, чарада барлыгы 19 мең кеше катнашкан. Россия 3 триллион сумга 650 килешү төзегән.

– Татарстан да активлык күрсәтте. Калуга һәм Пенза өлкәләре, Красноярск крае, Мисыр һәм Саксония белән хезмәттәшлек килешүләре кабул ителде. Килешүләр – 19, бу яхшы күрсәткеч, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Япониядә һәм Германиядә Татарстан вәкиллекләре ачылачак. Саксониянең Лейпциг шәһәрендә вәкиллек ачу мәсьәләсен Россия Тышкы эшләр министрлыгы, шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килештерү бара инде.

Реклама

Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, республика Петербург форумында (ПМЭФ) 75 миллиард сумлык килешү кабул иткән.
– Кытайның «Haier» компаниясе Чаллыда «акыллы завод» проектын гамәлгә ашыра. «Газпром» Татарстанда табигый газны сыегайту комплексы төзи, АГЗС челтәре төзүне дәвам итә. «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында 1 миллиард сумга OZON логистика үзәге төзелә. Яндекс. Маркет республикада шулай ук логистика комплексы ача. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанда «Форд Соллерс Алабуга» предприятиесенең җитештерү куәтләрен киңәйтү турында килешү имзалады, – диде Талия Миңнуллина. – Япониядән Татарстанга инвестицияләрнең кергәне юк иде әле. Япониянең бер компаниясе Казанның Совет районында торак комплекс төзи башлаячак.

«М-7 Волга» автотрассасына якын җирдә биш елда Япон авылы барлыкка киләчәк. Анда бер катлы 180 йорт, парк, фонтан булачак. Талия Миңнуллина ишарә ясаганча, Япон авылындагы йорт Казанның шәһәр үзәгендәге ике бүлмәле фатир бәясе тирәсендә торачак.
Республиканың икътисад министры урынбасары Индира Киреева әйткәнчә, Петербургтагы форумда Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүдәге эшчәнлеге үрнәк итеп куелган.
 
– Россия төбәкләре арасында Татарстан инвестицияләр җәлеп итү күрсәткечендә 2015-1017 елларда беренче булып барды. Шәһәрләр арасында Казан биш ел әйдаман иде, быел инвестицияләр рейтингында Мәскәүдән 0,3 баллга гына калышты, – диде Индира Киреева.
Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүдә «остаз» статусы бирелгән. Без тар күңелле түгел, «шәкертләр» уңышына да куанабыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: