Шәһри Казан

Татарстанның экология министры «Җир сәгате» акциясе турында: «Бер сәгать эчендә без ярты миллион сумны янга калдырабыз»

25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы "Җир сәгате" экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде. Министр сүзләренчә,Татарстан Россия субъектлары арасында системалы һәм программалы нигездә энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә...

25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы "Җир сәгате" экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Министр сүзләренчә,Татарстан Россия субъектлары арасында системалы һәм программалы нигездә энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар позициясендә тора. «Татарстан энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар сафында, без тизлекне киметергә тиеш түгел. Сизелерлек нәтиҗәләр «Татарстан Республикасында энергосаклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру» озак вакытлы максатчан программасын тормышка ашыруда ирешелә. Ул 2020 елга кадәр каралган. "Җир сәгате" акциясендә катнашу - табигать мохитен һәм кеше тормышында экологик шартларны яхшырту эше пунктларының берсе», - дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев, барлык татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга чакырып.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан - республиканың барлык җитәкчелеге әлеге акцияне хуплаган аз санлы төбәкләрнең берсе. Тулысынча «Казан Кремле» тыюлыгы архитектура-сәнгать, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм башка министрлыклар, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы, IТ-парк һәм күпсанлы башка объект биналарында утлар сүндерелеп торачак. Акциягә һәрвакыт Казан мэриясе, район хакимияләре һәм Казан ратушасы кушыла», - дип сөйләде Татарстан экология министры.

Реклама

Татар-информ


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    681
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    169
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    138
    0
    0