Шәһри Казан

Татарстанның студентлар белем бирү форумына гаризалар кабул ителә

16-20 августта ТР Югары Ослан районында узачак Татарстан Республикасының IV студентлар белем бирү форумына гаризалар кабул итү эше башланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Реклама

Форумда республиканың профессиональ белем бирү оешмаларыннан якынча 1000 студент, ә 22-26 августта Татарстан һәм Россия төбәкләренең югары белем бирү оешмаларыннан 1 меңнән артык студент җыелачак.

Форумның төп максаты төрле юнәлешләрдә үсеш перспективалары турында фикер алышу. Беренче сменаның темасы - "Студентлар үзидарәсе 2.0" биредә "WorldSkills" кысасында студентларны үстерү мәсьәләләре һәм уку йортларында студент советлары эшчәнлеге каралачак. Икенче сменаның темасы - "Студент яшьләрнең карьера траекторияләре". Тема кысасында Татарстанның 2030 елга кадәр социаль икътисади үсеш стратегиясе өлкәсендә 8 юнәлеш буенча белем бирү программасы каралган, шулай ук, биредә шәхси үсешкә юнәлдерелгән белем бирү процесслары булачак.

Форум юнәлешләре: "Кеше капиталы", "Эшмәкәрлек", "Проект эшчәнлеге", "Социаль юнәлешләр", "Спорт менеджменты", "Патриотлык һәм гражданлык активлыгы", "Медиа" һәм "Студентлар үзидарәсе".

Федераль кунаклар һәм экспертлар, республиканың медиа шәхесләре, бегечләр форумның тренерлары булачак. Белем бирү өлешеннән кала катнашучыларны мәдәни программалар да көтә: спорт ярышлары, квестлар, фестивальләр һәм концертлар.

Форумда катнашу өчен гариза тутырырга, үзең турында төп сорауларга җавап бирергә һәм мотивация хаты язарга кирәк. Форумда катнашу гаризалары sof.tatar сайтында 1-нче августка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Форум ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2014 елдан ТР Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.




Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    344
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    721
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    359
    2
    2