Шәһри Казан

"Татфондбанк" һәм "ИнтехБанк" кертемчеләренә 50 млрд сумнан артык акча түләнелгән

Татарстан Икътисад министрлыгы белешмәсе буенча, бүгенгә Татфондбанкка акча салганнарның 119 меңнән артыгы 40 млрд сумлап иминият акчасын алган: бу түләнергә тиешле иминият акчаларының 78,6 проценты.

ИнтехБанк кертемчеләренә исә 10 млрд сумнан артык акча түләнелгән, бу шул рәвешле түләнергә тиешле акчаларның 86,8 процентын тәшкил итә. ИнтехБанкның барлыгы 19 меңнән артык клиенты акча алган.

Реклама

Искәртеп үтик: 2016 елның 14 декабрендә Татфондбанк клиентларына банкоматлар аша хисап-касса хезмәте күрсәтүне туктатты һәм акча алдыруга чикләү кертте. Икенче көнне Үзәк банк кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлыча администрация билгеләде. Элеккеге административ органнары вәкаләтләре туктатылды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы моны иминият очрагы дип таныды. 21 декабрьдә агентлык банк-агентлар сыйфатында 5 кредит оешмасын сайлап алды: Саклык банкы, «ВТБ 24» банкы, Россельхозбанк, «ФК Открытие» һәм «Ак Барс» банклары. Татфондбанк кертемчеләренә шулар аша акча 26 декабрьдән түләнә башлады. ТФБта акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән эшкуарларга ярдәмгә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Икътисад министрлыгы карамагында эшче төркем оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: