Шәһри Казан

«Татфондбанк»ның 142 меңнән артык клиенты иминият акчаларын алган

«Татфондбанк» җәмгыятенең 142 меңнән артык кертемчесе Иминият кертемнәре агентлыгыннан түләүләр алды. 2017 елның 28 февраленә түләнгән гомуми иминият суммасы 43,1 млрд. сумны тәшкил иттте. Гомуми суммадан түләнгән өлеш - 93,1 процент.

Реклама

Түләүләр Саклык банкы, ВТБ24, Россельхозбанк, Открытие һәм Ак Барс Банкы аша башкарыла.

Интехбанк кертемчеләренә, үз чиратларында, 12,4 млрд. сум түләнде. Банкның 26,3 мең кертемчесенә иминият акчалары түләнде. Хәзерге вакытка гомуми суммадан 97,3 процент түләүләр башкарылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: