Шәһри Казан

«Татнефть» урамнарны эшкәртү өчен 19 тонна дезинфекцияләүче матдә сатып алган

«Татнефть» компаниясе коммуналь хезмәтләрне дезинфекцияләү чаралары белән тулысынча бушлай тәэмин итәчәк.

Реклама

Моның өчен 19 тонна кальций гипохлориты сатып алынган һәм җирле коммуналь предприятиеләргә тапшырылган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Якшәмбе көнне Әлмәттән 4 берәмлек техника Лениногорскида җыештыру эшенә кереште. Бөгелмәдә урамнарны чистарту дүшәмбе көнне 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары "Татнефть" машиналары нефть төбәгенең башка шәһәрләренә китәчәк.

«Татнефть» ААҖнең баш инженеры Рамил Нургалиев аңлатканча, техника тәүлек буе эшли, аңа 12 кеше хезмәт күрсәтә. Машиналар тик тормасын өчен, машина йөртүчеләр урында ук алышыналар.

Вахтаны автотехник предприятие оештырган, ә хезмәткәрләрнең туклануын шәһәр администрацияләре тәэмин итә. Коммуналь хезмәтләр ярдәм итүне сорагач һәм көндәлек вәзгыятьне бәяләп, «Татнефть» өстәмә техника сатып алды, ул тиздән республиканың Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләрендә эшләүгә кушылачак. 

                                                                                                                    Фото: пресс-служба "Татнефть"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: