Шәһри Казан

Татарстанда кечкенә баланы мәсхәрәләгән чит ил кешесен хөкем итәләр

Әлмәттә кечкенә баланы мәсхәрәләгән 45 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр.

Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт прокуратурасы 45 яшьлек чит ил кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Реклама

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның җәендә ул аның белән яшәүче хатын-кызның кечкенә кызына карата ике тапкыр җенси характердагы гамәлләр кылган була. Җинаять кылганнан соң ир качып китә һәм аны эзләүгә игълан итәләр.Тәртип сакчылары аны бары 2019 елның апрелендә генә тоткарлый ала.

Ир үз гаебен танымый. Җинаять эше Әлмәт шәһәренең судына җибәрелгән.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: