Шәһри Казан

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән 14 кеше реанимациягә урнаштырылган

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән унҗиде кешенең ундүрте реанимациядә ята. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ачыклык кертелгән мәгълүмат буенча тугыз кеше Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә ята. Сигез кеше Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Аларның бишесе реанимациядә, өч кеше хирургия бүлегендә ята.

Реклама

Барлык зыян күрүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Белгечләр барысы да эш урыннарында. Бу хәлне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхси контролендә тота», — диелгән хәбәрдә.

    «Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама сәнәгать зонасының җитештерү корылмаларының берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Янгын 26 минутта сүндерелде.

 Татар-информ
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: