Шәһри Казан

Телефон бирәм дип алдап, балалар урлаучылар кемнәр?

Шушы көннәрдә социаль челтәрдә Арча районының Айван авылында бер кыз югалган дигән хәбәр таралган иде. Имеш, кара төстәге чит ил машинасындагы бер кеше, телефон бирәм дип алдалап, балаларны урлый.

Шөкер, бу хәбәр ялган булып чыкты. Тик шулай да, хәбәрсез югалганнар җитәрлек. Татарстанда бүген шундый 499 граждан исәпләнә. 204 факт буенча җинаять эше ачылган. Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе эчке эшләр бүлегенең затларны эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Сергей Королев әйтүенчә, ел саен Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында 4 меңнән артык гариза һәм мөрәҗәгать теркәлә. Югалган кешеләрнең 92 проценты, гадәттә, ун көн дигәндә табыла. Кешеләрнең хәбәрсез югалуы алкогольле эчемлекләр куллану аркасында килеп чыга. Шулай ук психик авырулар, өлкән яшьтәге кешеләр арасында чыгып китеп югалучылар шактый. Гаиләдәге конфликтлар аркасында өйдән чыгып киткән балалар да хәбәрсез югала. Суда батып үлүчеләр дә бар.

Реклама

Гадәттә, югалган кеше өч көн табылмаса гына, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Баксаң, хәбәрсез югалган кешене эзләү буенча гариза тапшыруда сроклар юк икән. Гариза кабул ителгәннән соң, кешене ун көн дәвамында эзлиләр. Әгәр кеше табылмаса, аның турындагы документлар архивта ун ел саклана. Югалучылар арасында балаларның күп булуы да борчый. Быел гына да полиция бүлекләренә 429 югалган бала турында хәбәр килеп ирешкән. Аларның күбесе табылган. Шулай да 21 баланың кайда икәнлеге бүген дә билгесез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: