16+

Телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килгән

Россиядә пенсионерларга һәм пенсиягә чыгу алдында торучы кешеләргә юнәлдерелгән телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килгән.

Россиядә пенсионерларга һәм пенсиягә чыгу алдында торучы кешеләргә юнәлдерелгән телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килгән.

Бу хакта ТР Адвокатлар коллегиясенең Казан шәһәре Мәскәү районы филиалы әгъзасы, адвокат Марат Гайнуллин сөйләде.

Җинаятьчеләр үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштыра һәм алдау ысулы белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын ала.
Схеманың асылы шундый: сезгә билгесез номердан шалтыраталар, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм шунда ук тулы мәгълүматларыгызны — фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен әйтәләр. Бу аларга ышаныч хисе тудыра, һәм кеше, әлбәттә, әңгәмәдәшенә ышана башлый. Аннары мошенниклар сезнең пенсияне исәпләгәндә хата җибәрелгән, нәтиҗәдә берничә ел хезмәт стажы «югалган», бу пенсия түләүләре күләменә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин, дип раслый.

Шуннан соң афераның икенче өлеше башлана: сезгә бу проблеманы «хәл итү» өчен Пенсия фондына килергә тәкъдим итәләр. Җинаятьчеләр процессны тизләтү өчен кабул итүгә СМС-хәбәр рәвешендә талон җибәреләчәк, ди. Хәбәрне алганнан соң, СМС аша килгән кодны әйтүне сорыйлар, янәсе, бу очрашуга язылуны раслау өчен кирәк.

Шуны аңлау мөһим, чынбарлыкта Пенсия фонды беркайчан да смс аша килгән кодларны сорамый һәм мондый операцияләрне телефон аша үткәрми. Пенсияне яңадан исәпләүгә яисә белешмәләрне төгәлләштерүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр бары тик Пенсия фонды офисларында шәхси кабул итүләрдә яисә дәүләт хезмәтләренең рәсми сайты аша хәл ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading