Шәһри Казан

Тернәкләндерү үзәген япканнар

Янгынга каршы таләпләр үтәлмәү аркасында Яшел Үзәннең “Большие Ключи” тернәкләндерү үзәген япканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тернәкләндерү үзәгендә кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган күп санлы хокук бозу очраклары ачыкланган.

Реклама

Прокуратура хокук бозу очракларын хәл иткәнче, тернәкләндерү үзәген ябуны сорап, судка гариза тапшырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: