Шәһри Казан

Әтисенең туган көнендә 11 яшьлек бала батып үлгән

Елга яр буенда үткәрелгән туган көн һәлакәт белән тәмамланган. Берьюлы өч бала баткан.

21 июль көнне Уфаның эксрен хезмәтләр телефонына Агыйделдә өч баланың батуы хакында хәбәр килеп ирешә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар, дип яза “Башинформ”.

Реклама

Билгеле булганча, һәлак булган малайның әтисе яр буенда туган көнен билгеләп үтәргә ниятли. Бәйрәмдә балалар бик күп була. Шуларның өчесе су керергә уйлый. Олылар исә аларны күзәтеп тора. Бер мизгелдә балаларның өчесе бата башлый. Өлкәннәр аларга ярдәмгә ашыга, әмма 11 яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар.

Бу урын коену өчен җиһазланыдырылмаган һәм елганың коену өчен иң куркыныч урыннарының берсе санала. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: