Шәһри Казан

Тиздән сатуга целлюлитлы Барби чыгачак

Американың Mattel Inc. компаниясе Барби курчакларын яңа өч "размерда" чыгара башлаган дип яза «Интерфакс». Балалар тиздән озын, кыска буйлы һәм таза курчаклар белән уйнаячак.

Күпләр компанияне курчакларны кеше ышанмаслык фигура белән ясап чыгаруда гаепли. Аларча, Барби чынлыкта да яшәсә, буе 175 сантиметр булган "кыз" 49 гына килограмм булырга тиеш. Биле исә - 45, аягы 21 сантиметр гына булып чыга. Димәк, мондый размерлар белән аңа җирдән шушышып кына йөрисе кала.

Реклама

Time журналы билгеләп үткәнчә, базарга Барбиның яңа версиясен чыгару зур тәвәккәллек тә сорый. Ни өчен дигәндә, Америкача матурлык символы булган курчакларны ошатмаска да мөмкиннәр. Шуңа өстәп, соңгы елларда Барбины сатып алучыларның саны кискен кимегән. Әмма әлеге бренд дөньяның 150 илендә сатыла һәм елына 1 миллиард доллар керем бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: