Шәһри Казан

Төлкеләргә исем кушыйк

13нче сентябрьдә Казанның зооботаника бакчасы шәһәрлеләрне һәм башкала кунакларын төлкеләргә исем кушу бәйрәменә чакыра.

Чара барышында кунаклар төрле иҗади конкурсларда катнаша ала, ә иң мөһиме аларның төлкеләр өчен матур исемнәр уйлап табуда мөмкинлеге була.

Исегезгә төшерәбез, Алиса һәм Горошек төлкеләр семьялыгы әле май башында гына ишәйде. Әмма әлеге кечкенә төлкеләргә исемнәр әле дә куелмаган.

12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр исем сайлау конкурсы була һәм иң үзенчәлекле исем тапкан катнашучыларны бүләклә көтә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: