Шәһри Казан

Төнгә каршы Чаллыда зур янгын булган

Янгын урынына шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килгән.

Реклама

Чаллының Рябинушка бистәсендәге Ульянов урамында шәхси йортта һәм аның янәшәсендәге берничә каралтылар янган. Янгын нәтиҗәсендә янган өйдән әбине чыгарган 16 яшьлек егет зыян күргән. Табиблар аның агулануын әйтә. Янгынның нәрсәдән чыгуын тикшерәләр. Әлеге урынга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килгән. Ул зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Рябинушка бистәсе халкы утсыз калган, анда генераторлар китергәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: