Шәһри Казан

Торакка кагылышлы соравың булса

«Бердәм Россия» Партиясенең рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү урынында - Карл Маркс урамы 31/7 нче йортта 29 июль көнне халыкның торак-коммуналь өлкәгә, гражданнарның торак хокукларына кагылышлы актуаль сорауларына җавап бирәчәкләр.

Башкала халкы белән Казан Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасарлары Әмир Корбанов, Римма Гарипова, Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары Ренат Шәмсетдинов, шулай ук Казан торак сәясәте идарәсенең башлыгы урынбасары Лилия Шәрипова очрашачак. Чара сәгать 10.00дән 13.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Очрашуга (843) 238-10-00 телефоны аша алдан да язылырга була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: