Шәһри Казан

"Тотрыклы вәзгыять": 91 яңа очрак!

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Реклама

“Вирус йоктыручыларның 91 проценты - төрле билгеләр белән үзләре мөрәҗәгать итүчеләр”, - ди ул. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. 

16 декабрьгә Татарстанда коронавирустан барлыгы 10340, шул исәптән узган тәүлектә 89 кеше дәваланган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: