Шәһри Казан

ТР Мәдәният министрлыгы Казан циркында булган җәнҗалдан соң хезмәт тикшерүе үткәрә

Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин катнашындагы җәнҗалдан соң Татарстан Мәдәният министрлыгы хезмәт тикшерүе оештырган.

"Цирк директоры җитәкчелек белән сөйләшүдә булды. Булган хәлнең бөтен нечкәлекләре ачыклана", - дип өстәделәр министрлыкта.

Иртән социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның эчкән килеш биредә эшләүче бер хатын белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләп тавыш куптаруы турында хәбәр таралды. Директор сөйгәнен хыянәт итүдә шикләнгән.

Ир-ат үз-үзенең тотышы белән цирк хезмәткәрен куркыткан, хатын-кызга хәтта аннан бинадагы бер бүлмәдә яшеренергә туры килгән. Булган хәлләр видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрларда хатын-кызның директордан качарга тырышуы күренә, әмма ишек бикле булып чыга. Бу - Шәрифуллинның ачуын чыгарган - ир-ат ишеккә пычак белән берничә тапкыр китереп кадаган.
Директорны бары цирк кассиры гына тынычландыра алган.

Реклама

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үз хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән Казан циркы директоры өчен хисап тотачак.

17: 30 да Министрлыкның Instagram-аккаунтында туры эфир узачак, анда Аюпова цирк директоры Рамил Шәрифуллин катнашында килеп чыккан хәл турында сөйлиячәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: