Шәһри Казан

Трамвайлар бәрелешкән

Казанда бүген Вахитов районында, Крыловка урамы белән Вахитов урамнары киселешендә ике трамвай бәрелешкән.

Трамвайны йөртүче кыз газ белән тормоз педальләрен бутап, ялгыш газга басып алда торган вагонга бәрелгән дигән версия дә бар. Юл халәкәте нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күргән, баш мие селкенеп, пассажирлар хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл буенча тикшерү эше бара.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: