Шәһри Казан

Транспорт һәм көймәләр хәрәкәте чикләнә

Казанда 12-16 июньнәрдә “Авиаузышлар-формула-1” (Red Bull Air Race) һәм Триатлон буенча Европа чемпионаты уза.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Казансу елгасының “Миллениум” күпереннән Кремль дамбасына кадәрге өлеше кече күләмле көймәләр, җилкәнле һәм ял көймәләре, спорт көймәләре, ишкәкле көймәләр һәм байдаркалар, шулай ук гидроцикллар өчен ябыла. Бу чикләүләр 12 июньдә 7.30-19.00 сәгатьләрдә, 13 һәм 14 июньнәрдә 8.30-18.00 сәгатьләрдә, 15 июньдә 9.30-17.30 сәгатьләрдә, 16 июньдә 11.00-17.30 сәгатьләрдә кертелә. Әлеге чикләүләр авиаузышларны оештыруда һәм уздыруда катнашучы көймәләргә кагылмый.

Казанда 14-16 июньнәрдә Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. Декабристлар урамы белән Амирхан проспектында 15 һәм 16 июньнәрдә җәяүлеләр   хәрәкәтенә дә чикләүләр кертелә.
Транспорт хәрәкәте 14 июньдә 0.00 сәгатьтән 16 июньнең 23.55 сәгатькә кадәр чикләнә:
Сибгать Хәким урамының, Декабристлар урамыннан Абсәләмов урамына кадәр, ике як юнәлеше дә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” учреждениесе билгеләгән тәртиптәге рөхсәт кәгазьләре (пропуск) булмаган барлык автомобильләр хәрәкәте туктатыла;
Бондаренко урамының, Сибгат Хәким урамындагы 3 нче йорттан Сибгат Хәким урамы белән тоташкан өлешенә кадәр, ике як юнәлеше дә.

Җәяүлеләр игътибарына:

Реклама

Казанда  15 июньдә 10.00-19.00 сәгатьләрдә һәм 16 июньдә 10.00-20.00 сәгатьләрдә түбәндәге урамнарның аерым участоклары ябыла.

Декабристлар урамының Батурин урамыннан Кремль күперенә уң як борылыштан башлап, Сибгат Хәким урамына уң як борылышка кадәрге өлеше;

Әмирхан проспектының җир асты кичүенә уң як борылыштан (Чистай урамындагы 62нче йорт каршында) башлап, “Миллениум” күперенең Подлужная урамы юнәлешендәге уң як борылышына кадәрге өлеше;

Сибгат Хәким урамы буенча Казансу елгасы яры - Абсәләмов урамыннан Абдулла Бичурин урамына кадәрге өлеше.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: