Шәһри Казан
16+

Тәрбияче 2 яшьлек баланы кыйнаган...

Түбән Камада ике яшьлек баланы кыйнаган өчен балалар бакчасы тәрбиячесенә штраф салганнар.

Түбән Кама суды Кама Аланы балалар бакчасында эшләгән 59 яшьлек тәрбиячегә карата хөкем карары чыгарган. Аны Россия Җинаять кодексының 156 маддәсе «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү» буенча гаепле дип табылды. 

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев искә төшергәнчә, әлеге вакыйга узган елның 20 сентябрендә булган. Хатын-кыз балалар белән урамга чыккач ике яшьлек балага берничә тапкыр китереп суккан. 

Реклама

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 10 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, бер ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияче вазифасын биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: