Шәһри Казан

Тәрбиягә алган балаларын кыйнап торган ана кулга алынган

Башкортстанда 46 яшлек хатын-кызны кулган алганнар. Ул берничә ел дәвамында дүрт баласын кыйнап торуда гаепләнә

. Балаларның икесе үзенеке, икесе тәрбиягә алынган булган. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәр итә.

Реклама

 
Тикшерү вакытында әни кешенең балаларын өч ел дәвамында кыйнап торуы ачыкланган. Әти кеше бу хакта берни белмәгән, балаларга кыйнау турында әтиләренә әйтү тыелган булган. Хәзерге вакытта 14 яшьлек малай белән 11 яшьлек малай әтиләре белән яши. 10 һәм 7 яшьлек тәрбиягә алынган малайлар социаль реабилитация үзәгенә урнаштырылган.

Җинаять эше ачылганнан соң әни кеше качкан булган, шунлыктан федераль эзләү игълан ителгән булган. Шулай да аны хокук сакчылары тапкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: