Шәһри Казан

Төркиядә янә теракт

Яңа ел төнендә Истанбулда төнге клубта теракт оештырылган. Санта Клаус костюмы кигән бер кеше, клубка кереп, шундагыларга ата башлаган. 39 кеше үлгән, 70 ләп кеше яраланган.

Баштарак атучыны полиция хезмәткәрләре үтергән дисәләр дә, соңрак Төркиянең эчке эшләр министры террорчыны эзлибез дип белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганга терракт уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

Реклама

"Террорчыларга кешелек кыймәтләре бөтенләй ят. Террорчылык агрессиясенә каршылык күрсәтү - безнең уртак бурычыбыз", - диелгән әлеге телеграммада.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: