Шәһри Казан

Төркиягә 999 сумлык билетлар сатыла башлаган

2 апрельдән Россиянең "Победа" бюджет авиакомпаниясе Төркиягә рейслар ача, дип яза Российская газета.

Реклама

Мәскәүдән Төркиягә (Аланья, аэропорт Газипаша) билетлар очышларны гамәлгә ашыручының сайтында инде сатыла башлаган. Самолетлар атнага 3 тапкыр - сишәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә очачак.

Билет бәяләре такса һәм җыенмнарны исәпкә алып, 999 сум тора. Беренче рейста билетларның 20 %ын шундый очсызлы билетлар тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: