Шәһри Казан

Түрәләргә Яңа ел бүләге бирү тыела

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарә тармакларына юллаган хатында шул хакта искәртте.

Хатлар Россия субъектлары югары башкарма хакимият органнары, федераль дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары һәм дүләт корпорацияләренә җибәрелгән.

Реклама

Идарә тармагы сайтында билгеләп үтелгәнчә, вазифаи затларны бүләк алган өчен хәтта эшеннән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Беркетмә чаралары, командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: