Шәһри Казан

Түрәләрнең пенсия яше артты

Бүгеннән Россиядә түрәләрнең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Әлеге канун нигезендә һәр алты ай саен чиновникларның пенсия яше арта барачак. Быел ул ирләр өчен - 65 яшь, хатын кызларга 63 яшьтән булачак.

Әлеге канун буенча шулай ук федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге түрәләрнең пенсия түләү буенча тигез шартлар тудырыла.

Реклама

Элегрәк дәүләт хезмәткәрләре пенсиягә гади хезмәткәрләр кебек үк ирләр - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән китә ала иде. Түрәләрнең пенсия яшен арттыру тәҗрибә рәвешендә кертелә, соңрак бу яңалык бөтен халыкка кагылырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: