Реклама
"Ни кызганыч, 93,5 ешлыгында без инде бүтән очраша алмаячакбыз", - дип яза радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Социаль челтәрдәге битендә Ризәлә Исмәгыйлева, "Хәзерге вакытта яңа ешлык алу өчен документлар әзерлибез", дип хәбәр итә. Ләкин моның өчен тавыш җыярга кирәк.
"Тәртип" радиосы татар милләтенең киләчәгенә битараф булмаган кадерле тыңлаучыларын, менә шушы сылтама аша кереп, петициягә кул куярга сорый.
Әлегә радионы интернетта tartip.ru сайты аша тыңларга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз