Шәһри Казан

Туганнарын күрер өчен 110 мең сум түләгән

Татарстанда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атның кредит оешмасына бурычы җыелган булган – 110 мең сум. Лениногорск районы суд приставлары берничә тапкыр ир-атка бурычы турында кисәтсә дә, ул түләргә ашыкмаган.

Реклама

Чара калмагач, суд приставлары бу ир-атның машина йөртү хокукын чикләгән. Моннан тыш чит илгә чыгу да тыелган.  Машинасыз калу бер хәл, ир-ат туганнары янына Әзербәйҗанга җыенган булган. Кыскасы, туганнарын күрер өчен бурычын кайтарырга мәҗбүр булган.
Татарстан суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Хәлимова әйтүенчә, бурычны кайтару өчен суд приставлары закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да куллана: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алалар, акча хезмәт хакыннан тотып калына, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертелә... Чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү, шулай ук үтемле ысуллар булып санала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: