Шәһри Казан

«Тукай юлы» проекты старт ала

29 июнь көнне Арчада «Тукай юлы» проекты старт ала. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итә, дип яза «Таатр-информ».

Әлеге халык проектында катнашырга теләүчеләр шимбә көнне электричка белән Арчага килә ала. Шуннан соң катнашучылар автобуслар белән Түбән Мәтәскәгә юл тота. Аннан исә маршрутны җәяүләп яисә велосипедларда үтәргә туры киләчәк. Соңгы тукталыш Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда була.

Реклама

19 чакрымлы маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтә. Чарада катнашучылар татар авыллары тормышы белән таныша, татар милли ризыкларыннан авыз итә һәм татарча җырлар җырлый, тыңлый ала.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: