Шәһри Казан

Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның ашын үткәрергә җыеналар

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 16-нчы көнендә (10-нчы февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов белән очрашты.

 Бу хакта dumrt.ru  хәбәр итә.

Иң беренче булып, әдип Марат Әмирханов соңгы елларда Тукайның даирәсен өйрәнүен ассызыклап узды: “Тукайның иҗаты турында языла, әмма аның даирәсе, әнисе Бибимәмдүдә абыстай, Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт гел читтә кала торды. Алар рухы белән бик көчле кеше булганнар. Өчиле авылында Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт яшәгән йорт нигезе билгеле, ул урындагы йортка истәлек тактасы эленгән. Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән ана — Өчиле авылында (Татарстанның Арча муниципаль районында) туып үскән кыз. Бибимәмдүдә ападан Тукайга шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган”.

Шулай ук мөфти хәзрәт тә Тукай иҗаты һәм мирасы буенча кайбер кызыклы истәлекләрен сөйләде:

Реклама

– Төркиядә укыганда, безнең укытучыбыз Мөхәммәтәмин Сирач (ул исән әле, аңа 90 яшь) бер очрашуда татар галиме Муса Бигиевны күрүе турында сөйләде. Мөхәммәд Сирач – Госманлы дәүләтенең соңгы шәйхелисламы Мостафа Сабриның шәкерте була. Татар галиме Муса Бигиев Мостафа Сабри белән очрашырга килә, чөнки Мостафа Сабри Муса Бигиевка каршы китап яза. Шул ук вакытта Габдулла Тукай да Бигиевка каршы “Зур бәшарәт” дигән шигырь яза. Бу шигырьдән өзекләрне безгә остазыбыз Мөхәммәтәмин Сирач китерде. Анда Габдулла Тукай 1910 елда Муса Бигиевнең «Рәхмәте илаһия гомуми» дигән китабы басылып чыгу уңаеннан үз карашын җиткерә.

Габдулла Тукай исемен йөрткән филармония директоры да сүз алды, ул зыялы шәхесләрне искә алу, Коръән ашлары үткәрү чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Аның сүзләренчә, Бибүмәмдүдә абыстайның туган датасы төгәл билгеле түгел, үлгән елы – 1890 елның 30 гыйнвары (җөмәдәл-ахир аеның 10-нчы көне, 1307-нче ел). Шуны күздә тотып, очрашуда катнашучылар быел җөмәдәл-ахир аенда Бибимәмдүдә абыстайның Коръән ашы үткәрү турында килеште. Очрашуда әлеге чараны Тукай премия лауреатлары, татар зыялылары, әдипләр, дин әһелләре катнашында үткәрү турында сүз алып барылды. Коръән ашы Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында уздырылачак.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елны нәзарәт Туган тел елы дип атады. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: