Шәһри Казан

Тулы бер гаилә авариядә һәлак булган

Бу гаиләдән 25 яшьлек уллары исән кала. Хәзер аңа туганнарын җирләргә кирәк.

24 февральдә Коми Республикасында Усинск шәһәре янында коточкыч авария булган. Фаҗигадә бер гаилә кешеләре үлеп беткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгына сылтама белән "Интертат" хәбәр итте.

Әтисе, әнисе, улы һәм кызы Lifan машинасына утырып өйләренә кайтып бара. Юлда колея булу сәбәпле иномарка каршы як полосага чыгып китә һәм бензовозга бәрелә.

Реклама

47 яшьлек ир-ат, 46 яшьлек хатын-кыз, аларның 19 яшьлек кызы һәм 15 яшьлек улы урында ук һәлак була.

Коми буенча Эчке эшләр министрлыгы «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәр Усинск шәһәрендә яши, ир белән хатын Башкортстанда туган.

Бу гаиләдән 25 яшьлек уллары исән кала. Хәзер аңа туганнарын җирләргә кирәк. Мәетләрне Башкортстанга алып кайту өчен акча җыю игълан ителгән. Аларны Бакалы районының Бакалы авылы зиратына җирлиләр. Мәетләрне самолетта алып кайтырга җыеналар. Бер мәетне кайтару 150 мең сум тора, барлыгы 600 мең сум акча кирәк, шулай ук җирләү чыгымнары да була, диелә бу хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 февраль 2020 - 09:02
    Без имени
    Уф аллам бигрәк Алам сакласын бер юлы дүртәү түземнек бирсен ходай.Тушаннарына нинди авыр хәсрәт я ходам