Шәһри Казан

Туристлар бер мең пар чүәк сатып алган

Чемпионат барган көннәрдә спортчыларга, туристларга Казан буйлап күптөрле экскурсияләр оештырыла.

Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова сүзләренчә, чит ил кунаклары арасында бигрәк тә Казан буенча экскурсия, "Төнге Казан" экскурсиясе популяр.

Реклама

- Туристлар һәм спортчылар сувенирларны да бик теләп ала. Аеруча милли сувенирларга күзләре төшә. Шушы көннәрдә бер мең пар чүәк сатып алганнар, - ди сөйләде журналистларга Евгения Лодвигова.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: